Якты ал таңнар , зәңгәр күкләр, кояшлы көннәр күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Тирә-юньгә кояш нурлары кебек, үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып юатасың, иркәлисең. Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең, ягымлылыгың, ярдәмчеллегең белән Карагыш авыл халкының, күршеләреңнең, туганнарыңның, дусларыңның күңелләрен яуладың. Үрнәк итеп сөйли һәркем үзеңне. Бик гадисең, бик гүзәлсең, юмартсың, тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең. Шуңа күрә яше дә, карты да бердән ярата. Синең безгә карата сөйкемле карашың кояшка тиң. Безне үз туганың кебек колач җәеп, якты йөз белән каршы аласың. Зурлап кунак итәсең, киңәш биреп озатып каласың. Матур сүзең Ләйсән яңгыр кебек сусаганда, шифа кебек, күңел кылы сызлаганда. Дөньядагы бар яхшылыкны җыйган изге йөрәкле, безнең өчен иң якты, иң матур, иң яраткан дустыбызга, апабызга, сеңелебезгә мең-мең рәхмәтлебез!